Шартлары түбәндәгечә:
1. Социаль челтәрләрдә Табышмакның дусларында булырга.
2. Әлеге рәсемне үз сәхифәңдә сакларга.
3. #Табышмак хэштегы белән, татарча табышмак әйтеп, видеога төшереп социаль челтәрләрдә урнаштырырга, яисә xat@tabyshmak.tatar адресына юлларга.
Табышмаклар 2016 елның 22 декабренә кадәр кабул ителә. Һәрбер табышмак әйтүчегә саннар беркетелә. Шул саннар арасыннан, махсус программа нигезендә, очраклы рәвештә 10 видео сайлап алына. 23-25 декабрь көннәрендә интернетта иң яхшы табышмак әйтүчеләр өчен тавыш бирү уздырылачак. 26 декабрь көнне бәйге нәтиҗәләре билгеле булачак! Җиңүчеләрне бүләкләр көтә, актив катнашуыгызны көтеп калабыз!
Табышмак – зиһен ачкычы