Йорт-җир, көнкүреш әйберләре, кием-салым


 

 

Киттем дип китә, кире килә. 


 

 

Аяксыз, кулсыз өй саклый.


 

 

Ике баш, дүрт аяк, бер гәүдә.


 

 

Аягы бар, кулы юк;

Аркасы бар, түше юк.


 

 

Дүрт агайга бер эшләпә.


 

 

Ак кием кигән

Башы түшәмгә тигән.


 

 

Гармун кебек сырлы ул,

Мич шикелле җылы ул.


 

 

Көн-төн йөри,

Урыныннан китә алмый.


 

 

Карыйм да күрәм,

Борылам да көләм.


 

 

Төймәсенә басу белән

Бәйли зәңгәр яулыгын.

Аш пешерә, чәй кайната –

Күрсәтә уңганлыгын.


 

 

Почмакта бер суык кыш,

Исеме аның ...


 

 

Үзе бер әрҗә,

Бөтен дөньяны күрсәтә.


 

 

Сөйләп бирә тел белән,

Сүзе китә юл белән,

Юлы агач башында.


 

 

Попугай түгел, җаны юк,

Әйткән сүзне кабатлый.


 

 

Төймәсе челт итә,

Үзе гөлт итә.


 

 

Колаклы ябалак

Кыштан саклый.


 

 

Бер агачта биш бармак,

Тармагы саен бармак.


 

 

Айрат кия,

Гөлназ бәйли –

Икесен дә салалар.

Нәрсә кигән икән алар,

Беләсезме балалар?


 

 

Берсе сулдан, берсе уңнан

Урам таптый ике туган:

Бер-береннән калышмыйлар.

Урыннарын ялгышмыйлар.


 

 

Җәй буе ял иттеләр,

Кыш тәпиләп киттеләр.


 

 

Тирәне – тездән,

Сае – тубыктан,

Сине саклыйлар

Судан, суыктан.


 

 

Тирән коем,

Тирән коемны

Төреп куйдым.