Тереклек дөньясы


 

 

Йөртә ул озын колак,

Үзе гаҗәеп куркак.

Уйланма инде озак,

Нәрсә ул? Йә, уйлап бак.


 

 

Энәсенең күзе юк,

Тегәр өчен җебе юк,

Яшерсә башын, аягын,

Ул нәни генә бер туп. 


 

 

Кояш түгел – оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекләр ярата,

Сызгырса, урман яңгырата.


 

 

Кагылмый болай кәҗә, сарыкка,

Ләкин кызыга үрдәк, тавыкка.

Үзе ялагай, үзе хәйләкәр,

Ул нәрсә булыр, йә әйтеп җибәр. 


 

 

Килә бер батыр атлап,

Аягы баса лап-лап.

Урманда йөри,     

Умартадан бал көри. 


 

 

Әрекмәндәй зур колак,

Аяклары бер колач.

Борыны җиргә тигән,

Килгән ул ерак илдән. 


 

 

Коймада – өй,

Өйдә – җырчы.


 

 

Гөрли-гөрли җырлый ул,

Кызыл читек кия ул.

Күлмәкләре күгелҗем,

Татулыкны сөя ул.


 

 

Койрыгын алса – башы ябыша,

Башын алса – койрыгы ябыша. 


 

 

Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч? 


 

 

Кырау булсын,

Кырпак булсын,

Китмәс дустым.

Җәен-кышын

Салмый сары

Алъяпкычын.


 

 

Канаты бар, оясы юк,

Ят ояда баласы тук. 


 

 

Бер кошым бар: тынмый,

Агачка оя кормый.

Өе – җирдә,

Җыры – күктә. 


 

 

Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый. 


 

 

Урмый, чәчми,

Ил өстендә көн итә.


 

 

Канаты бар – каурыйсыз,

Күзе дә бар – керфексез.

Күлмәге тулы ак тәңкә,

Ул да тагылган җепсез. 


 

 

Безли дә безли,

Бигрәк җаны түзми,

Гел тәмлене эзли.


 

 

Чырр, чырр, чырр, ди ул,

Канат белән җырлый ул,

Аяк белән тыңлый ул. 


 

 

Безз-з, безз-з, без түбән,

Безнең өстә йөзтүбән.


 

 

Үзе бәләкәй булса да,

Үзеннән зур күтәрә.


 

 

Аллы-гөлле очкалак,

Оча гөлләр кочкалап. 


 

 

Тызлый да бызлый,

Үпкән җире сызлый.


 

 

Сабан туенда узыша,

Бар эшемә булыша.

Утырдым исә биленш,

Илтә кирәк җиремә. 


 

 

Кешенең дусты,

Йортның сакчысы. 


 

 

Үзе суфи, үзе урлаша,

Тотсаң әле, тырнаша.


 

 

Үлән ашый, май ташый.


 

 

Табышмак әйтәм мин сезгә:

Йон бирә нәрсә безгә?


 

 

Мырк-мырк мырылы,

Бик каты икән борыны. 


 

 

Сакаллы килеш туа,

Берәү дә гаҗәпләнми. 


 

 

Иртән бик иртә тора,

Матур итеп кычкыра.


 

 

Яшел чирәм өстендә

Кырт-кырт кыртлар.

Канатларын җәеп,

Балаларын туплар.


 

 

Соскы борын – бакылдык,

Күп сөйләшә – такылдык. 


 

 

Ап-ак йомгак ярылды –

Сары йомгак яралды.


 

 

Суда юынып алды,

Өсте коры калды. 


 

 

Яшел палас өстендә

Сары йомгак тәгәри.


 

 

Йон йомгагым бөдрә,

Су күрдеме йөгерә.