Түгәрәк-түгәрәк шар кебек,
Кызыл-кызыл кан кебек,
Әчедер дә татлыдыр,
Йотыйм дисәң ташлыдыр.
Җимешем кып-кызыл була,
Бу – шатлык минем өчен.
Чөнки көзге салкында да
Һич тә үзгәрми төсем.
Конфетка да яхшы мин,
Компотка да яхшы мин...
Беләсеңме ни өчен?
Витаминнар хәзинәсе
Минем һәрбер җимешем.
Түтәлдә яткан чагында
Тулып торам ай кебек,
Табынга ярып куйганда
Эчем сары бал кебек.