Ап-ак күлмәген кигән,
Күлмәгенә тап-тигән.
- Җәй башында җиләгемне
Авыз итәрсез дигән.
Төрле-төрле төстә алар,
Бу төсләр каян килгән?
Хушбуй исе аңкыталар,
Кем аны сөртеп йөргән?
Бер карасаң – күксел төсле,
Бер карасаң – ай сыман.
Үткән чакта көлә төсле,
Өзеп ал дигән сыман.
Ак энҗеләр төсле мин,
Исле гөлдән исле мин.
Аңкып торам урманда,
Дарулы да, агулы да –
Сак була күр җыйганда.
Сары төсле – бал кебек,
Ак чуклары – кар кебек.
Әллә ничә авыруга
Файдасы бар, эч белеп.
Күп чәчәкләр белән бергә
Бер үк җирдә үсәләр.
Шифасы күп булган өчен
Чәен ясап эчәләр.
Чайкала алтын арышлар,
Арада - зәңгәр бизәк.
Ни икәнен белим дисәң,
Башыңны эшләт тизрәк.
Ялгыш кына тисәгез дә,
Елатабыз, чагабыз.
Безгә үпкәли күрмәгез,
Шул – саклану чарабыз.
Исемнәре бер үк төрле,
Холыклары төрле-төрле:
Берсе тышта тып-тып кына,
Берсе өйдә тып-тын тора.