Савыт-саба, аш-су


 

 

Җиз багана өстендә

Ак күгәрчен утыра.


 

 

Үзе җырлый, үзе сыйлый.


 

 

Бәләкәй генә ак тана,

Борыным бар, дип мактана.


 

 

Ике туган су коенырга киттеләр.


 

 

Кар яудыра, кар өя,

Кары эреми өйдә.


 

 

Үзе түгәрәк,

Урыны түрдәрәк,

Эче тулы күзәнәк;

Әчкелтем дә төчкелтем,

Бар нәрсәдән дә кадерлерәк.


 

 

Бер чынаяк эчендә

Ике төрле сөт тора.


 

 

Мине тотып ашамыйлар,

Миннән башка туй да ясамыйлар.


 

 

Су түгел – сыек,

Кар түгел – ак.


 

 

Сыер биргән бер сыйга

Бөҗәк исеме кушканнар.

Ни ул?


 

 

Керт-керт иткән,

Керт-керт кискән

Чикләвек –

Әчесе юк,

Әрчисе юк чикләвек.


 

 

Тоз түгел – ак,

Бал түгел – татлы.