Табигать серләре


 

 

Берсе яшел келәм тукый,

Берсе сарыга мана.

Берсе ак мамыгын түши, 

Ә берсе җыеп ала.


 

 

Һәркөн диярлек

Елап яшь коя.

Килгән кошларны

Көньякка куа.

Бу кайчак?


 

 

 

Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән,

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Бу кайчак? 


 

 

Кара мыеклы җизнәм

Сагындырып килгән. 


 

 

 

Лампа түгел – яктырта,

Мич түгел – җылыта. 


 

 

 

Иң иртә ул күренә,

Менеп китә үренә,

Сокланамын эшенә –

Нур сибә бар кешегә.


 

 

 

Ярты икмәк, туп урак,

Торган җире бик ерак. 


 

 

 

Ипи түгел, су түгел,

Авыр түгел, аз түгел,

Ансыз яшәү мөмкин түгел. 


 

 

 

Ай янында алтмыш күз,

Алтмышы да алтын күз.


 

 

 

Беркемгә дә күренмичә

Быр көләргә ярата,

Көзге сары яфракларны

Тирә-якка тарата. 


 

 

 

Йөзәм, ләкин суда түгел,

Йөзәм сезнең өстә мин.

Шат чагында ап-ак булам,

Кайчак кара төстә мин. 


 

 

 

Җәйге эссе көннәрдә

Мине сагынып көтәләр.

Мин аз гына күренсәм,

Качып-посып бетәләр. 


 

 

 

Ялт-йолт ялтырый,

Җирнең өсте калтырый. 


 

 

 

Җиде сөлгем җиде төстә,

Җидесен дә элдем күккә.


 

 

 

Җир өстендә ак мамык.


 

 

 

Колак, борынны уып,

Өеңә кертә куып.


 

 

 

Йолдыз-йолдыз вак кына,

Ак мамык сымак кына.

Өс киемеңә куна,

Тәнгә тисә, су була.


 

 

 

Ишегалдында таш була,

Өйгә керсә су була.


 

 

 

Сикереп төшә, бозны тишә.


 

 

 

Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк.